Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин кичә узган Хөкүмәт киңәшмәсендә хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, әлеге көнгә инде 138,7 миллион тонна иген җыеп алынган. Бу узган ел белән чагыштырганда, 30 процентка артык. Тиздән әлеге күрсәткеч 150 миллион тоннага җитәргә мөмкин. Бу – Русия тарихында рекордлы уңыш булып торачак. Әлеге уңышның 100 миллион тоннасын бодай тәшкил итәргә тиеш.
– Яз башында уңыш 130 миллион тонна булыр дип фараз ителә иде. Һава торышы уңайлы торуы аркасында, тора-бара бу сан 140, 145, 147 миллион тоннага кадәр җитте. Хәзер инде 150 миллион тонна да чик түгел, – дип хәбәр итте ил җитәкчесе.
Бу исә Көнбатыш санкцияләренә карамастан, ил үзен икмәк белән тулысынча тәэмин итәчәген аңлата.
Фото: yakutsk.ru