Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 сентябрь 2022, 10:03

Пекинда хәлләр ничек?

Кытайда дәүләт перевороты булмагае, дигән сүзләр чынмы?

Пекинда хәлләр ничек?
Пекинда хәлләр ничек?

Пекинда вәзгыять тыныч, куркынычсызлык чараларын көчәйтү күзәтелми, дип хәбәр итә РИА Новости корреспонденты.

Узган атна азагында иртән интернетта Кытайда дәүләт перевороты һәм хакимиятнең хәрбиләргә күчүе турында беркем дә расламаган имеш-мимешләр барлыкка килгән.

Хәзер Кытай башкаласында яшәүчеләр "Алтын атна"га әзерләнә. 1 октябрьдә КХР барлыкка килүенең 73 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Бу уңайдан илдә җиде көнлек ял көннәре көтелә.

Илнең төп мәйданы Тяньаньмэньдә ел саен бөтен илләрдән күпләгән туристларны җәлеп итүче "Чәчәкле һәм җиләк-җимешле кәрзин" традицион  композициясе урнаштырылган да инде.

Пекинда хәлләр ничек?
Пекинда хәлләр ничек?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: