

Башкортстан чигендә, республиканың Илеш районында яңа объект барлыкка килгән. Ул мобилизацияләнүчеләрне каршы алу максатыннан булдырылган. Украинадагы махсус хәрби операциягә юлланучы егетләр биредә тамак ялгый, юына ала, хуплау сүзләрен ишетә. Аларны алга таба да озын юл көтә, шуңа күрә ял бик кирәк. Бу пункт -- Башкортстан җирендә соңгы тукталыш.
Бу пунктны оештыру йөкләмәсен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шимбә көнне муниципалитетлар башлыклары белән киңәшмәдә җиткергән булган, ә якшәмбе көнне анда Кырмыскалы, Архангель, Борай һәм Мишкә районнарыннан беренче автобусларны каршы алганнар.
"Без бу пунктны биш сәгать эчендә оештырдык, районның барлык предприятиеләре теләктәшлек күрсәтте. Юлчылар тиз арада юл салды, төзелеш оешмалары вәкилләре бинаны тәртипкә китерде, "санитар" зонаны төзекләндерде, район мәктәпләре укытучылары өстәлләр корды. Параллель рәвештә кайнар төшке аш әзерләдек -- моның белән безнең эшмәкәрләр -- юл буе кафелары хуҗалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, сәүдә һәм җәмәгать туклануы оешмалары шәгыльләнде, -- ди Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин. -- Егетләргә уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә тырыштык. Аларның кәефен күтәрү өчен концерт оештырдык, мулла юл догасы укыды».
Илдар Мостафин сүзләренә караганда, егетләрне озатырга гади илешлеләр дә кушылган. Югары Яркәйдә яшәүчеләр пунктка килеп, юлга азык-төлек, күчтәнәчләр -- консервлар, икмәк, печенье, татлы ризыклар -- китергән. Моның өчен аерым өстәл куелган, анда булачак сугышчылар үзләре кирәк нәрсәне үзләре сайлый алган.
Пункт тәүлек буе эшләячәк, Башкортстаннан китүче бер генә егет тә игътибарсыз калмаячак, кайнар аш яки кичке аш ашаячак, һәм якташларыннан җылы сүзләр ишетер.
Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә пунктка Белорет районы егетләре килгән. Аларны шулай ук кайнар аш һәм җылы очрашу көтә иде.
Чыганак: "Башинформ" агентлыгы.