Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 сентябрь 2022, 22:39

Грузия Украина үрнәгенә иярмәсме?

Грузиядә Русия белән икенче фронт ачу уңаеннан халык арасында сораштыру үткәрергә әзерләр.

Грузия Украина үрнәгенә иярмәсме?
Грузия Украина үрнәгенә иярмәсме?

Грузиядә Русия белән икенче фронт ачу уңаеннан халык арасында сораштыру үткәрергә әзерләр. Бу хакта брифингта “грузин хыялы — демократик Грузия” идарә итүче партиясе рәисе Ираклий Кобахидзе хәбәр иткән. “Без сораштыру, плебисцит үткәрә алабыз һәм халыктан Грузиядә икенче фронт ачылуын телиләрме дип сорый алабыз. Без халык әйткәннәргә иярә алабыз”, дигән Кобахидзе. Украина хакимияте Грузиядә икенче фронт ачу һәм аны Украина конфликтына тарту теләген яшерә алмый, дип хәбәр итә “Спутник Грузия” каналы.

Исегезгә төшерәбез, 2008 ел башында Русия-Грузия мөнәсәбәтләре кискенләште. Грузия Осетия башкаласын утка тота башлагач, Русия Осетиягә ярдәм итеп конфликт зонасына гаскәр кертте, сугыш биш тәүлек барды. Нәтиҗәдә Осетия, Абхазия азат ителде. 14-16 августта Абхазия, Көньяк Осетия, Грузия һәм Русия президентлары конфликтны тыныч хәл итү планына кул куйды. Русия Көньяк Осетия һәм Абхазияне Бәйсез Дәүләтләр буларак таныды. 2 сентябрьдә Грузия Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзде.

 

Фото: volnodum.livejournal.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: