Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь 2022, 09:06

Студентлар өлешчә мобилизациягә эләкмәячәк

Кичә кичен Русия Президентының бу хактагы Указы кабул ителде. Соңрак Мәгариф һәм фән министрлыгы Указга аңлатма белән чыгыш ясады.

Студентлар өлешчә мобилизациягә эләкмәячәк
Студентлар өлешчә мобилизациягә эләкмәячәк

Кичә кичен Русия Президенты Владимир Путинның махсус урта һәм югары белем алучы студентларга өлешчә мобилизациядән отсрочка бирү турындагы Указы чыкты. Аның буенча, махсус урта һәм югары уку йортларының көндезге һәм көндезге-читтән торып (очно-заочный) бүлекләрендә белем алучы студентлар өлешчә мобилизациягә эләкмәячәк. Моның өчен, мәсәлән, югары белем алу баскычларының һәркайсында (алар өчәү) беренче тапкыр укуың кирәк. Гади генә итеп әйткәндә, бакалавриатка укырга кереп, аны тәмамлау белән укуыгызны – башта магистратурада, аннан соң аспирантурада дәвам итсәгез, сезгә уку вакытына отсрочка биреләчәк. Моны Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы аңлатты.

Әйткәндәй, министрлыкта студентлар һәм укучылар өчен тәүлек буена “кайнар линия” эшли. 8-800-225-55-71 телефоны буенча шылтыратып, сез үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкинсез.

Чыганак: http://www.kremlin.ru/acts/news/69430

Фото: tsn24.ru

Студентлар өлешчә мобилизациягә эләкмәячәк
Студентлар өлешчә мобилизациягә эләкмәячәк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: