Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2022, 11:55

Суыта...

Сентябрь ахырында әбиләр чуагына алмашка көзге салкыннар киләчәк, ди синоптиклар.

Суыта...
Суыта...

Башгидрометеоүзәк фаразлары буенча, якындагы өч көндә әле җылы булачак.

Җомга көнне, 23 сентябрьдә, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә исәр дип көтелә. Көндез һава температурасы 23, 28 градус тәшкил итәчәк.

Шимбә көнне, 24 сентябрьдә, төнлә явым-төшемсез, көндез бераз яңгыр явар, диләр. Төнлә 9, 14 градус, таулы районнарда 2, 7, көндез 22, 27 градус җылылык көтелә.

Якшәмбе көнне, 25 сентябрьдә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Термометр баганалары төнлә 9, 14, көндез 16, 21 градус күрсәтәчәк.

"Гисметео" мәгълүматлары буенча, киләсе атна, көзгә хас булганча, салкын, болытлы һәм яңгырлы булачак.

Дүшәмбе, 26 сентябрьдә, болытлы күк йөзе һәм яңгырлар көтелә. Төнлә һава температурасы -- 3, 6, көндез 11, 13 тәшкил итәчәк.

Сентябрь ахырында термометр баганалары көндез -- 8, 11 градус, төнлә 3, 5 градус күрсәтәчәк.

Суыта...
Суыта...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: