Җәмгыять
23 Сентября 2022, 08:03

Кемнәр мобилизациягә эләгә, кемнәр юк?

Русиянең Оборона министрлыгы өлешчә мобилизация тәртибенә бәйле рәвештә аңлатмалар бирде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кемнәр мобилизациягә эләгә, кемнәр юк?Кемнәр мобилизациягә эләгә, кемнәр юк?
Кемнәр мобилизациягә эләгә, кемнәр юк?

Тәү нәүбәттә хәрби бурычларны үтәү өчен: укчылар, танк йөртүчеләр, артиллеристлар, машина йөртүчеләр, механик-машина йөртүчеләр чакырыла. Оборона министрлыгы аңлатмалары буенча, мобилизациягә эләгәләр:

сугыш тәҗрибәсе булган гражданнар;

35 яшькә кадәр рядовойлар һәм сержантлар, 50 яшькә кадәр кече офицерлар, 55 яшькә кадәр өлкән офицерлар.

 

Кемнәр өлешчә мобилизация кысаларында чакырылмаячаклар:  броньланган гражданнар, аларга оборона сәнәгате предприятиеләре хезмәткәрләре керә;

сәламәтлеге буенча вакытлыча яраксыз дип танылган;

         I төркем инвалидларны караучылар; 

16 яшькә кадәр дүрт яки аннан да күбрәк балалары булганнар; 

сигез яшькә кадәрге дүрт һәм аннан да күбрәк балалары булганнар;

отставкадагы хәрби пенсионерлар (ягъни 65 яшьтән узган яки сәламәтлеге буенча хәрби исәпкә алынганнар). 

Русиядән читтә яшәүче һәм хәрби учетта тормаучы гражданнар.

 

Фото: msk1.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас