0 °С
Болытлы
Ике РГД-5 гранатасын иртән Караидел яры буенча йөгерергә чыккан хатын тапкан һәм Росгвардиянең төбәк бүлекчәсенә хәбәр иткән. ОМОНның миналарны зарарсызландыру хезмәте аларны тикшереп, гранаталарның хәрбиләрне әзерләү өчен файдаланылучы муляж булуын ачыклаган. Шулай итеп, бәла-каза булмый калган.
Росгвардия хезмәткәрләре шартлаткычларга охшаган әйберләр табылганда, кешеләрне аларга якын килмәскә һәм, салкынканлылыкны югалтмыйча, кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә чакыра.
Фото: Росгвардиянең матбугат хезмәте.