0 °С
Болытлы
Бүген Русия Президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында Указга кул куйды. Аның буенча хәрби хезмәткә әлегә запаста торган гражданнар чакырылачак. Беренче чиратта, солдат киемен элегрәк армия хезмәтен үтеп, хәрби-учет белгечлегенә һәм тәҗрибәгә ия булучылар чакырылачак.
Өлешчә мобилизация Русиянең суверенитетын, территориаль бөтенлеген, аның гражданнарының хәвефсезлеген яклау өчен игълан ителә, диде Путин.
Хөкүмәткә оборона предприятиеләренең матди, финанс һәм ресурс тәэмин ителеш мәсьәләләрен хәл итәргә кушылды.
Фото: amic.ru