Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2022, 12:57

Мобилизация кемнәргә кагылачак?

Оборона министры Сергей Шойгу белдерүенчә, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашу өчен 300 мең резервист җәлеп ителәчәк.

Мобилизация кемнәргә кагылачак?
Мобилизация кемнәргә кагылачак?

Русия Президентының өлешчә мобилизация турындагы бүгенге Указыннан соң Оборона министры Сергей Шойгу чыгыш ясады һәм махсус хәрби операциягә кемнәрнең чакырылачагы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хәрби операциядә катнашу өчен 300 мең резервист җәлеп ителәчәк. Беренче чиратта, солдат киемен элегрәк армия хезмәтен үтеп, хәрби-учет белгечлегенә һәм тәҗрибәгә ия булучылар киячәк. Студентларга ул кагылмаячак, алар укуларын дәвам итәчәк. Армиягә беренче тапкыр чакырылучы 18-27 яшьлек егетләр исә Украинага җибәрелмәячәк, алар Русиядә хезмәт итәчәк.

Мобилизациягә эләккән резервистлар, беренче чиратта, Русия контроле астына күчкән территорияләрне саклау белән шөгыльләнәчәк. Министр белдерүенчә, өлешчә мобилизация шуның өчен эшләнә дә.

Шойгу сүзләренә караганда, Русиянең бик зур мобилизацион резервлары бар. Теләгәндә, 25 миллионнан артык кешене махсус хәрби операциягә җәлеп итәргә мөмкин. Әлегә резервларның 1 проценттан артыгы гына солдат шулпасын чүмерәчәк.

Фото: https://versiya.info

Мобилизация кемнәргә кагылачак?
Мобилизация кемнәргә кагылачак?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: