

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Украина башы Владимир Зеленский белән телефон аша сөйләшкән. Бу диалогның детальләре билгеле түгел. Ул моңа кадәр ШОС саммитында Русия Президенты белән дә сөйләшкән иде. Төркия президентының якын арада Нью-Йоркта узачак БМО Генераль Ассамблеясындагы чыгышы көтелә. Элегрәк Эрдоган Русия Президенты Владимир Путин һәм Украина башлыгы Владимир Зеленскийның диалогына өмет булмавын белдергән иде.
Америка телеканалына биргән интервьюсында ул Мәскәү һәм Киев 200 хәрби әсирне алыштыру турында килешкәнен әйтте. Төркия Президенты фикеренчә, бу яхшы вакыйга.
“Минем Зеленский әфәндегә үтенечем һәм киңәшем – кешеләр үлеме белән тәмамланган сугыш җиңү була алмый",– ди Эрдоган Anadolu агентлыгына биргән әңгәмәсендә.
Фото: gazeta.ru