1 октябрьдән бюджет өлкәсендә эшләүче русиялеләрнең хезмәт хаклары артачак. Тик барысыныкы да түгел. Бәхет бары тик моңа кадәр Владимир Путинның “Май указлары” нигезендә башкарылган арттыруларга эләкмәгән гражданнарга гына елмаячак. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге Русия икътисад университеты доценты Александр Тимофеев хәбәр иткән.
Аерым алганда Гадәттән тыш эшләр министрлыгының коткаручылары, социаль сфера хезмәткәрләре, Роспотребнадзорда, Росстандартта, инвалидларны реабилитацияләү үзәкләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артачак. Моның өчен акча төбәк бюджетларыннан алыначак. Шуңа күрә күтәрелгән акчаның күләмен төгәл генә билгеләп булмый. Фаразлауларынча, ул әле алган хезмәт хакының 4-6 процентын тәшкил итәргә тиеш.
Дәүләт оешмаларында җыештыручы, водитель, урам себерүче, грузчик булып эшләүчеләрнең дә хезмәт хаклары 1-2 мең сумга артырга тиеш.
Фото: 9111.ru