Үзбәкстанның Самарканд шәһәрендә ШОС илләре саммиты узды. Анда 12 ил башлыклары катнашты. Reuter агентлыгы хәбәренә караганда, дәүләт җитәкчеләренең кичке ашында Кытай халык республикасы рәисе Си Цзиньпин катнашмаган. Моны ул үзе коронавирустан саклануы белән аңлаткан. Reuter исә Кытай башлыгының катнашмавын бу дәүләтнең АКШ каршында позициясен сакларга тырышу дип фаразлый.
Әлеге саммит кысасында Русия Президенты Владимир Путин чарада катнашкан дәүләт җитәкчеләре белән килешүләр имзалады.
Чарада Кытай җитәкчесе белән очрашуда ул Украинадагы хәрби операция планнарын да искә алды. Анда ул төп максат – Донбассны тулысынча азат итү, дип белдерде.
Фото: mezon.io