Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 сентябрь 2022, 11:36

Русия – Кытайның дусты

Самаркандта Владимир Путин Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин белән очрашу үткәрде.

Русия – Кытайның дусты
Русия – Кытайның дусты

Кытай лидеры белән әңгәмәдә Владимир Путин аерым илләрнең бер генә үзәкле дөнья төзү омтылышы ямьсез төс алды, дип белдерде. Элегрәк ул мондый дөнья корылышының тарихта калачагын белдергән иде, чөнки ул үсешкә комачаулый.

Бу белдерүне ул Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) саммиты кырларында Кытай Халык Республикасы җитәкчесе Си Цзиньпин белән очрашуда ясады.

Шунда ук Русия лидеры Пекинның Украина кризисы буенча позициясен югары бәяләвен белдерде һәм Кытайның әлеге мәсьәләне аңлап эш итүен ассызыклады.

Фото: apnews.com

Русия – Кытайның дусты
Русия – Кытайның дусты
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: