Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2022, 20:09

Икътисад тотрыклана

Русия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды.

Икътисад тотрыклана
Икътисад тотрыклана

Чара видеоконференция режимында узды. Анда төп чыгышны ил башлыгы ясады.

– Кайбер илләр  финанс-технологик агрессия белән шөгыльләнә. Русия тышкы басымга каршы  ышанычлы эш итә. Аларның икътисади тактикасы бу эшне башкаручылар теләгәнчә килеп чыкмады, моны алар үзләре дә белә. Без оператив рәвештә нәтиҗәле яклау чараларын тормышка ашырдык, система барлыкка китерүче предприятиеләргә, шулай ук кече һәм урта бизнеска ярдәм итү механизмнарын эшләтеп җибәрдек. Алар барысы да мәшгульлекне һәм эш урыннарын саклауга, гражданнарыбызга, барыннан да элек балалы гаиләләргә, пенсионерларга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Әлеге чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә без икътисадның кискен кимүенә юл куймадык. Инфляцияне дә  тотрыклыландыра алдык, – дип чыгыш ясады Владимир Путин.

 

Фото: catherineasquithgallery.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: