+23 °С
Дождь


“Хәрбиләрнең махсус операция вакытында кылган барлык гамәлләре, барлык вакыйгалар ил җитәкчесенә хәбәр ителеп бара”, – дип хәбәр итте Президентның сүзчесе Дмитрий Песков. Моны ул журналистлар тарафынан бирелгән “Путинның Украинадагы кораллы көчләрнең яңа урынга күчүенә реакциясе ничек булды?” дигән соравына җавап итеп әйтте.
Песков сүзләренә караганда, ил җитәкчесе саклану министры Сергей Шойгу һәм хәрби җитәкчелек белән даими бәйләнештә тора.
10 сентябрьдә Русия гаскәрләренең Балаклея, Изюм һәм Купянск шәһәрләре янындагы төркеме Донецк юнәлешенә күчерелде. Сорау шуңа бәйле рәвештә бирелде.
Фото: mihail-onufrienko.ru