Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2022, 08:15

Украина игене мохтаҗ илләргә барып җитми

Украина портларыннан чыккан 87 корабның  икесе генә БМОның азык-төлек программалары буенча хәерче илләргә җибәрелгән.

Украина игене мохтаҗ илләргә барып җитми
Украина игене мохтаҗ илләргә барып җитми

Күптән түгел Владивостокта Көнчыгыш икътисади форумы узган иде. Анда Русия Президенты Владимир Путин Украина ашлыгын ярлы илләргә чыгаруда тоткарлыклар булуы уңаеннан да фикерләрен белдерде.

– Украина портларыннан чыккан 87 корабның 32се Төркиядә калган, өчесе – Көньяк Африка Республикасына, өчесе – Израильгә, җидесе – Мисырга, 30ы – Евросоюзга һәм икесе генә БМОның азык-төлек программалары буенча хәерче илләргә җибәрелгән, бу Йәмән һәм Джибути дәүләтләре. Бу 60 мең тонна һәм нибары 3%, – дип белдерде Русия Президенты.

АКШ һәм Европа Украина ашлыклары Русия аркасында мохтаҗ илләргә чыгарылмый тоткарлануын белдереп килә иде. Шулай итеп, аның күп өлеше Европага тәгаенләнгән, “ярлы илләр” сылтау гына булып чыкты.

 


Фото: glavagro.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: