Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2022, 11:36

Милләтне милли кием саклыймы?

Соңгы елларда ата-аналар балаларын туган тел укыткан сыйныфларга бирми, чөнки БДИ тапшырасы бар.

Милләтне милли кием саклыймы?
Милләтне милли кием саклыймы?

Милләт саклануы күп факторларга бәйле. Ләкин төп шартларның берсе – милли мохит, минемчә. Гаиләдә ата-ана татар телендә сөйләшсә, бала шуны ишетеп үссә, шул телдә телен ачса, аны балалар бакчасы да, мәктәп тә туган теленнән биздерә алмый. Ә инде балалар бакчасындагы милли төркемгә йөрсә, мәктәптә туган телдә белем алса, балалар өчен чыккан гәзит-журналлар укып үссә бу баланың милләтен югалтуы шикле.

Соңгы елларда ата-аналар балаларын туган тел укыткан сыйныфларга бирми, чөнки БДИ тапшырасы бар. “Папа-мама”сы бердәм дәүләт имтиханнарын урыс телендә тапшырасы дип, гаиләдә шул телдә аралашу белән генә, ул балалар 100 баллга биреп, даһига әйләнми. Хәтта оныклары БДИны яхшы бирсен өчен “папа-мама”ларга “бабушка-дедушка”лары да кушылып, телләрен вата-сындыра имтиханнарда югары балл җыярга булыша. Ул “бабушка”лар өчпочмак, бәлеш пешереп, башларына калфак тагып, түбәтәй киеп шул рәвешле татар оныклары тәрбиялим дип йөри. Өчпочмак һәм бәлеш ашау гына татар булу дигән сүз түгел. Югыйсә, бу азыклардан ниндидер культ ясый башладылар.

Милли кием белән дә шулай... ә милләт бетүгә бара...

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: