Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 сентябрь 2022, 08:51

“Ана капиталы”н яңа максатларга файдаланып була

Башкортстанда “Ана капиталы”ннан 1,2 миллиард сум акчаны ата-аналар  балаларына белем бирүгә юнәлткән. 15 августтан бу өлкәдә яңа мөмкинлекләр ачылды.

“Ана капиталы”н яңа максатларга файдаланып була
“Ана капиталы”н яңа максатларга файдаланып була

Русия Пенсия фонды 15 августтан башлап “Ана капиталы” белән балалар бакчалары һәм мәктәпләр хезмәтләре өчен түләү турында гаризалар кабул итә. Хәзер ата-аналар капитал акчасы белән шәхси укытучыларга, агентлыкларга һәм няняларга түли ала. Элек бу акчаны юридик затлар тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләргә генә түләргә мөмкин иде.

Тик моның ике шарты бар. Беренчесе буенча, килешү төзелгән укытучы яки тәрбияченең шәхси эшкуар статусы булырга тиеш. Үзмәшгульлек сыйфатында теркәлүче репетиторларга, мәсәлән, “Ана капиталы” акчалары белән түләргә ярамый.

Икенче шарт – белем һәм тәрбия бирү белән шөгыльләнүче эшмәкәрнең мәгариф эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булуы. Ул баланы шәхси мәктәпкә яки балалар бакчасына тапшырганда гына түгел, ә укытучы белән индивидуаль шөгыль булган очракта да, шулай ук бала карауга няня яллаганда да кирәк.

“Ана капиталы”н мәгариф өлкәсенә җибәрү өчен ата-аналарга Пенсия фондына ике документ тапшырырга кирәк. Беренчесе – гариза, икенчесе – шәхси эшкуар белән төзелгән килешү. Документлар Пенсия фонды һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиент бүлекчәләрендә кабул ителә.

“Ана капиталы” Русия Президенты Владимир Путинның Указы белән 2007 елдан бирле бирелеп килә һәм ел саен индексацияләнеп тора. Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча идарә җитәкчесе Фоат Хантимеров билгеләвенчә, әлегә кадәр республикада “Ана капиталы”ннан 1,2 миллиард сум акча мәгариф өлкәсенә юнәлтелгән.

Фото: saransk.bezformata.com

“Ана капиталы”н яңа максатларга файдаланып була
“Ана капиталы”н яңа максатларга файдаланып була
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: