Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2022, 19:48

Милли кием көне – уртак бәйрәм!

Бүген Уфаның 2 нче Татар якшәмбе мәктәбе һәм 41 нче урта мәктәп укучылары “Милли кием көне”нә багышланган уртак бәйрәм оештырды.

Милли кием көне – уртак бәйрәм!
Милли кием көне – уртак бәйрәм!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Указы буенча, бүген республикабызда “Милли кием көне” билгеләнә. Шул уңайдан, Уфаның 2 нче Татар якшәмбе мәктәбе һәм 41 нче урта мәктәп укучылары уртак бәйрәм оештырды. Башлангыч сыйныф укучылары республикабызда яшәүче төрле милләтләрнең милли киемнәрен киеп килгән иде. Алар төрле телләрдә шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, милли биюләр башкарды. “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдинов укучыларны татар милли костюмының төп өлешләре, аларның тарихы белән таныштырды.

Әйткәндәй, Уфаның 2 нче Татар якшәмбе мәктәбе каршында эшләп килүче “Ләйсән” фольклор ансамбле төрле милләтләрнең халык биюләрен башкара. Ансамбль Русия күләмендә узган күпсанлы конкурс-фестивальләрдә катнашып, һәрдаим җиңүгә ирешеп килә. Шуңа күрә дә анда шөгыльләнүче балалар һәр милләтнең кием үзенчәлекләрен энәсеннән җебенә кадәр белә. Мәктәп директоры Дилбәр Байгузина, педагоглар Рәзидә Низаметдинова һәм Гөлназ Абдуллина балаларда эстетик тоемлау, милли рух тәрбияләү өчен бөтен көчләрен сала.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

Милли кием көне – уртак бәйрәм!
Милли кием көне – уртак бәйрәм!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: