Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 сентябрь 2022, 14:50

Санкция Көнбатышка зыян сала

2019 елда, БМО мәгълүматлары буенча, дөньяда 135 миллион кешегә азык-төлек җитмәсә, хәзер аларның саны ике ярым тапкыр арткан һәм 345 миллион кеше тәшкил итә.

Санкция Көнбатышка зыян сала
Санкция Көнбатышка зыян сала

Владивостокта Көнчыгыш икътисадый форумы узды. Анда Мьянма, Әрмәнстан, Монголия, Кытай дәүләтләре  җитәкчеләре вәкилләре  катнашты. Чарада катнашучыларны Һиндстан, Малайзия һәм Вьетнам җитәкчеләре дә сәламләделәр.

Чарада төп чыгышны Русия Президенты Владимир Путин ясады.

– Узган елгы Көнчыгыш икътисадый форумы коронавирус эпидемиясе белән бәйле паузадан соң узды. Әмма алмашка санкция эпидемиясе килде. Көнбатышның санкцияләре, аларның башка илләргә үз-үзләрен ничек тоту моделен көчләп тагуга, суверенитеттан мәхрүм итү һәм үз ихтыярын буйсындыру омтылышларыннан гыйбарәт. Бу процессларның катализаторы булып Америка Кушма Штатларының глобаль икътисадта һәм сәясәттә өстенлеге, шулай ук Көнбатыш элиталарының объектив фактларны таный алмавы яки теләмәве тора.

Көнбатыш илләре үзләре уйлап чыгарган, даими рәвештә бозып торган һәм даими рәвештә боза торган кагыйдәләр буенча яшәргә мәҗбүр итәргә омтыла.

Глобаль базар бәяләренең күтәрелүе азык-төлек, энергия ресурслары, башка мөһим товарлар кытлыгы белән очрашкан иң ярлы илләр өчен чын фаҗига булырга мөмкин. Әгәр 2019 елда, БМО мәгълүматлары буенча, дөньяда 135 миллион кешегә азык-төлек җитмәсә, хәзер аларның саны ике ярым тапкыр арткан һәм 345 миллион кеше тәшкил итә, – дип чыгыш ясады Владимир Путин.

Владимир Путин  Украина ашлыгын чыгару уңаеннан да фикерләрен белдереп, чыгарылган 87 корабтагы игеннең икесе генә мохтаҗларга җибәрелүен,  калганнарының Евросоюз илләренә озатылуын да сөйләде.

 

Фото: vgudok.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас