Җәмгыять
7 Сентября 2022, 05:52

Ерак Көнчыгыштан фатир алып кал!

Ташламалы ипотека программасы хәзер 2025 ел ахырына кадәр озайтылачак.

Ерак Көнчыгыштан фатир алып кал!Ерак Көнчыгыштан фатир алып кал!
Ерак Көнчыгыштан фатир алып кал!

Приморск өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко белән очрашуда Русия Президенты Владимир Путин “Ерак Көнчыгыш ипотекасы” программасының 2025 ел ахырына кадәр озайтылуы турында хәбәр итте. Өстәвенә, бүген әлеге программа белән 35 яшькә кадәрге кешеләр файдалана алса, тиздән бу чикләү 40 яшькә кадәр төшереләчәк. Шулай ук ипотека кредитының максималь суммасы хәзерге 6 миллион сумнан 8,5 миллион сумга кадәр күтәрелергә мөмкин.

Моннан алдарак Русиянең Көнчыгышын үстерү министры Алексей Чепунков программаны 2030 елга кадәр озайту тәкъдиме белән Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән иде. Димәк, Ерак Көнчыгышка ишекләр ачык булып чыга.

Хәтерегезгә төшерәбез, “Ерак Көнчыгыш ипотекасы”ның ставкасы нибары 2 процент тәшкил итә. Беренче взнос итеп торлак хакының 15 процентын түләргә кирәк.

Фото: https://eadaily.com/ru/news

Ерак Көнчыгыштан фатир алып кал!
Ерак Көнчыгыштан фатир алып кал!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас