Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2022, 12:53

Сим елгасында – шартламаган снарядлар

Иглин районының Майский һәм Олы-Теләк авыллары янындагы Сим елгасында ике 152 миллиметрлы снаряд табылган.

Сим елгасында – шартламаган снарядлар
Сим елгасында – шартламаган снарядлар

Куркыныч коралларны Сим аша күперне ремонтлаучы бер эшче табып ала һәм Росгвардиянең Башкортстан буенча идарәлегенә хәбәр итә. ОМОНның миналарны зарарсызландыру хезмәте табылдыкны тикшерә. 152 миллиметрлы ике артиллерия снаряды шартламаган булып чыга, ләкин аларны күчереп йөртү һәм саклау куркыныч тудырмый. Әлеге көндә снарядларның ни рәвешле елгага барып чыгуын тикшерү эшләре бара.

Шул уңайдан Росгвардия хезмәткәрләре снаряд, мина, гранатага охшаш әйберләргә очраганда, аларга якын килмәскә һәм кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә чакыра.

Чыганак: Росгвардиянең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге.

Сим елгасында – шартламаган снарядлар
Сим елгасында – шартламаган снарядлар
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: