Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 сентябрь 2022, 13:11

Мәскәү-Киев дуслашырмы?

“Русларны Кырымнан куып чыгару дәүләтләрнең яңа бәрелешләренә китерәчәк".

Мәскәү-Киев дуслашырмы?
Мәскәү-Киев дуслашырмы?

Германиянең Бундестаг депутаты Сара Вагенкнехт Русиянең кайчан да булса  Кырымнан баш тартырга мәҗбүр итүенә шикләнә. “Русларны Кырымнан куып чыгару дәүләтләрнең яңа бәрелешләренә китерәчәк”, – дип саный ул.  “Русия һәм русиялеләр беркайчан да Украинага Кырымны, Киев һәм Көнбатыш илләрен бирергә риза булмаячак”, – дип белдерде Германия бундестагының сул партия фракциясе депутаты Сара Вагенкнехт.

Русия Президентының матбугат сүзчесе Дмитрий Песков Мәскәүнең Киев белән сөйләшүләргә әзерлеге турында белдерде. Песков сүзләренчә, Мәскәү Киев белән Русия шартларын үтәү очрагында сөйләшүләргә әзер.

Исегезгә төшерәбез, 24 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск республикалары җитәкчеләренең мөрәҗәгатенә җавап итеп махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итте. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия Украина территорияләрен оккупацияләүне планлаштырмый, әмма халыкларның үзбилгеләнү хокукы өчен чыгыш ясый.

 

Фото: russian 7.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: