2022-2023 уку елында мәктәп каникулларының төгәл вакытын Русия Хөкүмәте билгели. Бүген бу хактагы мәгълүмат мәгълүмат «Объясняем. РФ» порталында дөнья күрде.
Чирекләр буенча укый торган мәктәпләр өчен көзге каникул 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр билгеләнгән. Кышкысы – 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Язгы каникул исә 8 апрельдән 16 апрельгә кадәр сузылачак. Шул ук вакытта мәктәп җитәкчелегенә конкрет ситуациядән чыгып каникуллар вакытын үзгәртү хокукы бирелә.
Кышкы каникуллар тулаем Яңа ел уңаеннан игълан ителгән бәйрәм көннәре белән туры килә. Димәк, ата-аналар балалары белән бергә ял итә алачак.
Фото: newsivanovo.ru