0 °С
Болытлы
Уфада бакчачылар өчен 35 мәйданчык оештырылган. Аларда 576 сәүдә урыны булачак. Ягъни бакча, дача кишәрлекләрендә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш белән сезонлы сәүдә итү өчен бакчачыларга урыннар бушлай бирелә.
Гомумән, Башкортстанда бакча-яшелчә продукциясен сату өчен барлыгы 3,7 мең урын җиһазландырылган. Ябык прилавкалар бакчачыларга бушлай бирелә. Мондый сәүдә мәйданчыкларының иң күбе -- башкалада, шулай ук Стәрлетамакта һәм Бөре районында.
Шәхси хуҗалыкларга продуктлар сату өчен уңайлы урыннар булдыру турында йөкләмәне төбәк башлыгы Радий Хәбиров бакчачыларның беренче форумында биргән иде.