Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2022, 19:47

Донбасстан килүчеләргә – 10,3 миллиард сум!

Русия хөкүмәте әлеге акчаны ДНР һәм ЛНРдан килүчеләргә пенсия һәм социаль түләүләр өчен бүлә.

Донбасстан килүчеләргә – 10,3 миллиард сум!
Донбасстан килүчеләргә – 10,3 миллиард сум!

Әлеге түләүләр Русия Президенты Владимир Путинның август ахырында кабул ителгән Указы нигезендә башкарыла. Алар өчен акча Хөкүмәтнең резерв фондыннан бүленә, бу эш Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы өстенә йөкләтелә. 2023 елның 1 февраленә министрлык Хөкүмәт алдында хисап тотарга тиеш.

Указ Русиягә агымдагы елның 18 мартыннан соң күчеп утырган кешеләргә кагыла. Аның буенча, күченүчеләргә ай саен 10 мең сум күләмендә пенсия түләү, инвалидларга 10 мең сумлык айлык социаль түләү, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ай саен 5 мең сум күләмендә түләү, авырлы хатын-кызларга 10 мең сумлык бер тапкыр түләнә торган түләү, бала туганда 20 мең сумлык бер тапкыр түләнә торган түләү каралган.

26 августта Оборона министрлыгы Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле Русиягә аннан  3,6 миллион кеше, шул исәптән – 587 мең бала, күчерелүе турында хисап тотты.

Фото: РИА Новости

Донбасстан килүчеләргә – 10,3 миллиард сум!
Донбасстан килүчеләргә – 10,3 миллиард сум!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: