

Кремльнең матбугат хезмәте Президент Владимир Путинның 1 сентябрьдә Калининградка эш сәфәре белән баруы турында хәбәр итте. Чаралар планы буенча ул мәктәп укучылары белән очрашачак һәм "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" буенча ачык дәрес үткәрәчәк.
Дәрестә мәдәният, фән һәм спорт буенча конкурс-олимпиада җиңүчеләре катнаша.
Шулай ук ил башлыгы Таҗикстан президенты Имамали Рахмон белән видеоконференция үткәреп, онлайн рәвештә Таҗикстанда рус телендә белем бирүче биш мәктәпның ачылу тантанасында катнашачак. Шуннан соң ул балалар һәм яшьләрнең гомумрусия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте советы әгъзаларының беренче утырышында рәислек итәргә тиеш. Ахырда Путин Калининград өлкәсе губернаторы Алиханов белән очрашу уздырачак һәм Нахимов исемендәге хәрби-диңгез училищесы филиалына барачак.
Фото: kremlin.ru