Башкортстанда балаларга патриотик тәрбия бирүгә, рухи-әхлакый кыйммәтләр, актив гражданлык позициясе тәрбияләүгә аерым игътибар бүленә. Яңа сыйныфларның максаты да нәкъ шул.
Миңнегали Шәйморатов исемен йөртүче сыйныфлар Уфада һәм Башкортстанның башка кала һәм районнарында үз ишекләрен ачачак, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф министрлыгы.
Иң беренче булып Шәйморатов сыйныфлары 2020 елда Рәми Гарипов исемендәге беренче Республика башкорт гимназия-интернатында һәм “Смарт” полилингваль күппрофильле гимназияләрендә ачылган иде. Аларның җитәкчеләре үз тәҗрибәләре белән 23 августта узган махсус семинарда уртаклашты.
Фото: Башкортстанның Мәгариф министрлыгы.