Җәмгыять
30 Августа 2022, 16:45

Владимир Путинның “яшерен җиңүе”

Глобаль җылынуның авыл хуҗалыгына йогынтысы Русиягә файдалы.

Владимир Путинның “яшерен җиңүе”Владимир Путинның “яшерен җиңүе”
Владимир Путинның “яшерен җиңүе”

Италиянең Corriere della Sera гәзите  Владимир Путинның “яшерен триумфы” турында мәкалә чыгарган. Анда Русиядәге авыл хуҗалыгы үсеше турында сүз бара. Аны гәзит “Путинның яшерен җиңүе” дип атый.

Журналист Федерико Рампини билгеләп үткәнчә, 2000 елдан 2018 елга кадәр Русиядән авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты 16 тапкыр арткан. Хәзерге вакытта Русиядә АКШка караганда күбрәк ашлык җитештерә.  Русия һәм АКШ Кытай һәм Һиндстаннан соң дөньяда өченче һәм дүртенче урыннарны били. Журналист сүзләренчә, глобаль җылынуның авыл хуҗалыгына йогынтысы Русиягә файдалы.

Агымдагы ел ахырына Русия экспорты 2021 ел дәрәҗәсеннән артып китәргә тиеш. Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев быелгы урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча 50 миллион тонна күләмендә ашлык экспортлау планнары турында белдерде.

 

Фото: photocentra.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас