Киләсе елдан башлап Русиядә штаттагы хәрбиләр саны 137 мең кешегә артып, 1 миллион 150 мең кеше тәшкил итәчәк. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путинның 25 августта имзаланган Указында хәбәр ителә. Ул түбәндәгечә яңгырый:
“Русия Федерациясе Кораллы көчләре штатларының санын 2039758 берәмлектә билгеләргә, шул исәптән, 1150628 берәмлек – хәрби хезмәттәгеләр.”
Әлеге Указ нигезендә Президентның моңа кадәр, 2017 елның 17 ноябрендә, кабул ителгән Указы гамәлдән чыгарыла. Аның буенча Кораллы көчләрдә барлыгы 1902758 кеше исәпләнеп, шуларның 1013628се хәрбиләр иде.
Яңа Указ 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.
Фото: https://tvzvezda.ru