Бүген, 25 август, иртән Илеш районының Кадер авылында үзенең йорт ишегалдында Бөек Ватан сугышы ветеранының үле гәүдәсе табылган. Һәр иртә диярлек килеп бабайны тәрбияләгән социаль хезмәткәр тиз арада хокук сакчыларын чакырткан. Ветеранның тәнендә күп санлы пычак җәрәхәтләре булган.
Сугыш ветераны Рафаис Мөслухов -- Илеш районының хөрмәтле шәхесе. 17 яшендә фронтка китә. Туган якларына 1951 елда гына, өлкән лейтенант званиесендә кайтып төшә. 40 ел хезмәт стажына ия. Мәктәптә укыта, директор вазыйфасын башкара. Хаклы ялда да актив тормыш алып бара: сайлауларга, сабантуйларга йөри, барлык мәдәни чараларда катнаша. Өч баласы, дүрт оныгы бар.
Җинаять урынында тиешле тикшерү эшләре бара.
Былтыр шуңа охшаш фаҗига Кыйгы районында булган иде. Бөек Ватан сугышы ветеранының үле гәүдәсе 2020 елның июлендә шәхси йортында күршеләр тарафыннан табыла. Җинаятьчеләр ФСИНның элеккеге хезмәткәрләре булган, алар җинаять эзләрен калдырмаган, ә соңыннан үзләренә игътибар җәлеп итмәскә тырышканнар, шуңа бәйле җинаять ике ай дәвамында ачылмаган килеш калган. Әмма барлык ведомстволарның оешкан рәвештә һәм тырышып эшләве нәтиҗәсендә җинаятьчеләрнең эзенә төшкәннәр. Быел февраль аенда суд Чиләбе өлкәсендә яшәүче 34 яшьлек Юрий Никитинны -- 23 елга, ә Кыйгы районында яшәүче 42 яшьлек Виктор Валавинны 10 елга ирегеннән мәхрүм итте. Шулай ук зыян күрүченең туганнары файдасына Никитиннан -- 1,5 млн сум, ә Валавиннан 500 мең сум акча түләтелде.
Чыганак: Башинформ.