Украинаның Запорожье АЭСына карата провокацияләре дәвам итүгә бәйле рәвештә, БМОның Иминлек Советының ашыгыч утырышы узачак. Бу хакта Русиянең БМО каршындагы даими вәкиленең беренче урынбасары Дмитрий Полянский Telegram-каналында хәбәр итте.
– Украина провокацияләренең атом станциясенә карата тукталмавына бәйле рәвештә, без БМОның ашыгыч утырышын үткәрүне сорадык. Чөнки провокацияләр халыкара тынычлыкка һәм хәвефсезлеккә яный, – дип хәбәр итте Дмитрий Полянский.
Утырышта шулай ук БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш чыгыш ясаячак. БМО бу атнада өч көн рәттән теге яки бу дәрәҗәдә Украина кризисының төрле аспектлары турында фикер алышачак.
11 августта Русия Тышкы эшләр министрлыгы Украина хәрбиләре тарафыннан атом станциясенә атулары нәтиҗәсендә фаҗига Чернобыль станциясендәге шартлау масштабыннан да зуррак һәлакәтләргә китерергә мөмкин, дип кисәткән иде.
Фото: life.ru