

“Безнең флаг өч гасырдан артык элек беренче тапкыр Русия хәрби корабында күтәрелгән. Ул ил тарихының катлаулы чорларында – Русия империясе аякка басканда, Беренче бөтендөнья сугышы кырларында һәм каршылыклы, авыр 1990 елларда Русия символы булып калды. 1991 елның 22 августында ак-зәңгәрсу-кызыл байрак яңадан Русия өстендә күтәрелде. Ул безнең тормышка Русия дәүләтчелегенең аерылгысыз өлеше буларак килеп керде, халкыбыз бердәмлеге, аның Ватанга тугрылык, милли мәнфәгатьләрне якларга әзер булуы символы ул, – дип белдерде ил Президенты. – Дәүләт флагы безнең традицион кыйммәтләребезгә тугрылыкны символлаштыра, алардан без беркайчан да чигенмәячәкбез. Атап әйткәндә, дөреслек һәм гаделлек, теләктәшлек һәм мәрхәмәтлелек, Русиянең күпгасырлык тарихына хөрмәт, Ватаныбызны сакларга һәм якларга васыять иткән бабаларыбызның казанышларына һәм җиңүләренә тугрылык, тышкы диктат һәм гегемониягә беркайчан да юл куймаска кирәклеген күрсәтә ул. Шуңа күрә үзебез теләгәнчә яшәргә омтылу, үз юлыбызны үзебез сайлап алу һәм аның буенча бару безнең халыкның генетик кодының бер өлеше булды ".
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Русия – ул көчле, мөстәкыйль дөнья державасы.
"Без халыкара аренада Ватаныбызның төп мәнфәгатьләренә җавап бирә торган сәясәтне генә уздырырга омтылабыз, – диде ул. – Җиңүнең кызыл байрагы кебек үк, Дәүләт флагы да яшь буында патриотизм, гражданлык, Ватаныбызның киләчәге өчен җаваплылык тәрбияләү өчен хезмәт итә. Бу елның беренче сентябреннән илнең барлык мәктәпләрендә уку атнасы флагны күтәрү һәм гимнны башкару тантанасыннан башланачак. Ышанам, Русиянең Дәүләт флагы гражданнарыбызның барлык буыннары өчен мәңгегә изге символ булып калачак, аларны хәрби батырлыкка, хезмәт казанышларына рухландырачак, фән, мәдәният һәм спортта яңа биеклекләрне яулауга, Ватан өчен горурлык хисләре уятачак. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Русия байрагы көне белән!”
Фото: 1kommunist.ru