Владимир өлкәсе губернаторы Александр Авдеев белән очрашуда Русия Президенты Владимир Путин өлкәнең алкоголиклар саны буенча илдә алдынгы урыннар тотуына ачынуын белдерде.
– Мин нәрсәгә игътибар иттем: 2021 елда Владимир өлкәсендә “алкоголизм” һәм “алкоголь психозы” диагнозы белән чирләүчеләр 100 мең гражданга 122,6 очрак булган, бу Русия буенча уртача күрсәткечтән 2,6 тапкырга артык. Бу күп, – диде Путин.
Президент фикеренчә, алкогольгә бәяләрне һәм акцизларны артык көйләү кебек тыю чаралары начар эшли, ә менә “сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны җәелдерергә” кирәк.
– Әмма бу гына җитмәячәк, спорт һәм мәдәният белән шөгыльләнү инфраструктурасын үстерергә кирәк, – диде Путин.
Губернатор ил җитәкчесенең сүзләре белән килешеп, өлкәдә эчкечелеккә каршы көрәш җәелдерергә сүз бирде.
Владимир өлкәсендә 10 мең кешегә алкоголизмнан 6 үлем очрагы туры килә. 18 яшьтән өлкәнрәкләр елына 15 литрга кадәр аракы сатып ала, дип хәбәр итә РБК агентлыгы.
Фото: stihi.ru