Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 август 2022, 06:55

СССРдагы “Герой-Ана” кире кайта

Путин Русиядә “Герой-Ана” исемен бирү турындагы указга кул куйды.

СССРдагы “Герой-Ана” кире кайта
СССРдагы “Герой-Ана” кире кайта

Русия Президенты Владимир Путин ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар өчен “Герой-Ана” исемен бирү турында  Указга кул куйды. “Герой-Ана” исемен биргәндә гаиләгә 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк тә түләнә.

Элегрәк Владимир Путин Халыкара балалар көненә багышланган күп балалы гаиләләр белән очрашу барышында “Герой-Ана” дигән мактаулы исемне торгызу идеясен хуплап чыгыш ясаган иде. Ниһаять, ул тормышка ашты.

“Герой-Ана”  исеме Советлар Союзында 1944 елдан бирелеп килде. Шунысы игътибарга лаек, әлеге исем миллионнарча гомер өзелгән Бөек Ватан сугышы елларында гамәлгә ашырылды. Фронтта һәлак булган ир-атларның күбесе яшь һәм урта яшьтәгеләр, ил халкы шактый кимегән чор иде. СССРда соңгы тапкыр бу исем 1991 елда бирелде.

 

Фото: ru.wikipedia

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: