2020 елның апреленнән алып Русия Пенсия фондыннан “Ана капиталы”н алу өчен төрле инстанцияләрдән документ җыеп интегәсе юк. Фонд хезмәткәрләре бу эшне үзләре башкара. 2022 ел башыннан Башкортстанда беренче һәм икенче балалары туган гаиләләргә 12 629 сертификат шул рәвешле тапшырылган.
“Ана капиталы” сертификатын алу өчен Русия Пенсия фонды бүлекчәләренә барып йөрүнең дә хаҗәте юк. Электрон рәвештәге сертификат ата-ананың “Госуслуги” порталындагы яки Пенсия онды сайтындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Шәхси кабинет аша әлеге акчаны гаилә өчен кирәкле максатларга файдаланырга да мөмкин. Моның өчен Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итү кирәкми. Гариза электрон рәвештә тапшырыла.
2021 елдан башлап “Ана капиталы” сертификатын алу буенча гариза 5 эш көне эчендә карала. Ә инде бирелгән сертификатлардагы акчаны файдалану турындагы гаризалар буенча карар 10 эш көне эчендә чыгарыла.
Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат ХАНТИМЕРОВ билгеләвенчә, республикада барлыгы 391 меңнән артык “Ана капиталы” сертификаты бирелгән. Әлеге максатка бюджеттан 132,7 миллиард сум акча тотылган.
Хәтерегезгә төшерәбез, “Ана капиталы” Русия Президенты Владимир ПУТИНның махсус Указына ярашлы 2007 елдан башлап бирелә. Башта ул беренче балага гына бирелә иде, хәзер аны икенче балалары туган гаиләләр дә ала.
Фото: trudsaf.ru