Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 август 2022, 21:24

“Патриот” паркындагы хәлләр

“Армия-2022” Халыкара хәрби-техник форумын һәм 2022 елгы Армия халыкара уеннарын ачу тантанасы узды.

“Патриот”  паркындагы хәлләр
“Патриот” паркындагы хәлләр

Русия Президенты  Владимир Путин “Армия-2022” Халыкара хәрби-техник форумын һәм 2022 елгы Армия халыкара уеннарын ачу тантанасында катнашты. Форум Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең “Патриот” хәрби-патриотик паркы территориясендә узды.

– “Патриот” паркының традицион мәйданчыгында оборона ведомстволары җитәкчеләре һәм делегацияләре, оборона-сәнәгать комплексы вәкилләре, хәрби белгечләр һәм дөньяның күп кенә илләреннән экспертлар кабул итүебезгә без  шат. Узган елларда форум үзенең ихтыяҗын раслады, хәрби продукциянең эре күргәзмәләре арасында ныклы урын алды. Безнең халык үз армиясе һәм флоты, үз сакчыларының профессиональлеге һәм батырлыгы белән горурлана.

Һәрвакыт алар суверенитет һәм Ватан иминлеге сагында тордылар, башка халыкларга ирек бирделәр.

Бүген дә махсус хәрби операция барышында безнең сугышчылар, Донбасс сугышчылары белән бергә, үз бурычларын намус белән үтиләр, Русия өчен, Донецкий һәм Луганский халык республикаларында тыныч тормыш өчен көрәшәләр, куелган барлык бурычларны төгәл үтиләр – бер-бер артлы Донбасс җирен азат итәләр, – дип чыгыш ясады Владимир Путин.

 

Фото: Kremlin.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: