Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2022, 07:26

Күп балалы гаиләләргә – 450 мең сумлык компенсация!

Өч яки аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә фатир сатып алганда өстәмә льготалар каралган.

Күп балалы гаиләләргә – 450 мең сумлык компенсация!
Күп балалы гаиләләргә – 450 мең сумлык компенсация!

2019 елның 1 январеннән алып 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләрнең ипотека кредитларын каплау өчен дәүләт 450 мең сумлык компенсация түли. Бу суммага ипотеканы я тулысынча, я өлешләтә капларга мөмкин. Кредит алынган банк һәм аның белән килешү шартлары биредә бернинди роль дә уйнамый.

Шунысы мөһим: банк белән ипотека килешүе 2023 елның 1 июленә кадәр төзелгән булырга тиеш. Анда кредитның максаты төгәл күрсәтелүе зарури. Ул я әзер, я белән төзеләсе йорттан өлешләтә түләү шарты белән – фатир, яисә йорт төзү өчен участок сатып алуга юнәлтелгән булырга тиеш.

Компенсация тик бер генә тапкыр бирелә. Әгәр ипотекасын каплау өчен гаилә 450 мең сумнан азрак акча алып, калган сумманы соңрак файдаланырга өмет итсә, бу барып чыкмаячак.

Компенсация артыннан ипотека кредиты алган  банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банк документларыгызны ДОМ.РФ дәүләт корпорациясенә җибәрәчәк. Анда тикшерү үтеп, уңай карар кабул ителгәч, тиешле акча банкка күчереләчәк.

Әлеге компенсация Русия Президенты Владимир Путинның тәкъдиме белән гамәлгә кертелде.

Тиешле документлар исемлеге һәм аларны тутыру рәвеше белән ДОМ.РФ сайтында танышырга мөмкин.

Фото: cheb-live.ru

Күп балалы гаиләләргә – 450 мең сумлык компенсация!
Күп балалы гаиләләргә – 450 мең сумлык компенсация!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: