Русия Президенты Владимир Путин Иминлек Советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмә уздырган. Бу хакта Кремльнең рәсми сайты хәбәр итә. Чара видеоконференция режимында узган. Төп тема хәвефсезлек мәсьәләләре булган.
– Безнең бүген көн тәртибендә – хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләләре. Атом-төш сугышында җиңүчеләр була алмавыннан чыгып, ул беркайчан да булырга тиеш түгел, – дип чыгыш ясаган Владимир Путин.
Чарада хәвефсезлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Украина Президенты Владимир Зеленскийны
трибунал яки комедияләрдә икенче рольләрдә уйнау көтә дип белдергән.
Шул ук вакытта, Украина хәрбиләре Запорожье Атом электр станциясен утка тотканнар. Атом электростанциясе янындагы кырда янгын башланган. АЭС туңдырылырга мөмкин.
Фото: novostivl.ru