Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2022, 10:55

“Авыл ипотекасы” – нәрсә ул?

Авылдан йорт яки җир участогы сатып алырга теләүчеләр өчен иң уңайлы дәүләт ипотека программасы белән таныштырабыз.

“Авыл ипотекасы” – нәрсә ул?
“Авыл ипотекасы” – нәрсә ул?

Шау-шулы шәһәр тормышыннан туеп, табигать кочагында яшәргә, мал тотарга, бакча үстерергә теләүчеләр өчен ил буенча “Авыл ипотекасы” программасы эшли. Ипотеканың ставкасы – нибары 3 процент кына. Аны авыл җирендә яшәргә теләгән теләсә кайсы кеше алырга мөмкин. Алда каралган ипотека төрләрендә сатып алынасы йортка карата кырыс таләпләр куелса, монда алар да юк. Ипотекага яңа йорт та, төзелеп бетмәгәнен, яки искесен дә, төзелеш участогын да сатып алырга мөмкин.

Шул ук вакытта “Авыл ипотекасы” буенча берничә кагыйдәне истә тоту мөһим:

– сез сатып аласы йорт яки фатирның 30 000 кешедән азрак кеше яшәгән авыл яки поселокта урнашуы мотлак, ул шәһәр биләмәсенә карарга тиеш түгел;

– программа буенча Русиянең күпчелек төбәкләрендә, шул исәптән, Башкортстанда да, 3 миллион сумга кадәрле ипотека бирелә, бары тик Ерак Көнчыгышта, Ленинград һәм Ямало-Ненецк автономияле округында гына ул 5 миллион сумга кадәр арттырыла;

– беренче взнос торлак хакының 10 процентын тәшкил итә, аны түләү өчен шулай ук “Ана капиталы”н файдаланырга мөмкин;

– программа 2025 елга кадәр эшли.

“Авыл ипотекасы”ннан тик бер генә тапкыр файдаланып була. Төзелеп бетмәгән йорт сатып алсагыз, килешүдә аның беренче взностан соң ике ел эчендә файдалануга тапшырылырга тиешлеге ассызыклануы мотлак.

Әлеге программа Русия авылларының социаль-икътисади үсешен тәэмин итәр өчен Президент Владимир Путин тарафыннан гамәлгә кертелде.

“Авыл ипотекасы” программасы буенча эшләүче банкларның исемлеге Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Фото: nk-online.ru

“Авыл ипотекасы” – нәрсә ул?
“Авыл ипотекасы” – нәрсә ул?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: