Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 август 2022, 19:48

Путин нинди шоколад ашый?

Махсус хәрби операция башлангач, Алеша исемле  малай  юлга чыгып, барлык хәрби колонналарны озатып калган. Кемдер аны видеога төшергән һәм Интернетка урнаштырган. Кондитерлар бу малай исемендәге шоколад ясаганнар.

Путин нинди шоколад ашый?
Путин нинди шоколад ашый?

Русия Президенты Владимир Путинның Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков белән эшлекле очрашуы узды. Төбәк җитәкчесе Президентка эш нәтиҗәләре турында сөйләде.

– 2021 ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты бер триллион 232 миллиард сум тәшкил итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ягъни 2020 ел эчендә ул 250 миллиардка диярлек артып киткән. Без узган ел, төбәк үсеше стратегиясен билгеләгәндә, шактый амбициоз максат куйдык кебек: 2030 елга тулай төбәк продуктын ике триллион сумга кадәр арттыру. Миңа калса, Белгород өлкәсенең моның өчен бөтен мөмкинлекләре бар, – дип чыгыш ясады Вячеслав Гладков.

Ул Белгород өлкәсенең Русия Федерациясендә җан башына авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча беренче урында  торуын да билгеләде.

Төбәк җитәкчесе очрашу ахырында Президентка “Алеша” шоколады тапшырды.

Махсус хәрби операция башлангач Алеша исемле  малай  юлга чыгып, барлык хәрби колонналарны озатып калган. Кемдер аны видеога төшергән һәм Интернетка урнаштырган. Кондитерлар бу малай исемендәге шоколад ясаганнар.

 

Фото: твойгород.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: