“Гаилә ипотекасы” программасының Ерак Көнчыгыш өчен махсус шартлары бар. Алар бары тик Ерак Көнчыгыш федераль округында гына эшли. Программа буенча, 2019 елның 1 гыйнварыннан соң балалары туган, яки, гомумән, инвалид балалары булган гаиләләр 6 миллион сумга кадәрге ипотеканы банктан еллык 5 процент ставка белән алырга мөмкин. Бу сумманы шәһәрләрдә бары тик төзүче белән килешү нигезендә яңа йортлардан фатир сатып алу өчен генә тотарга мөмкин. Авыл җирендә исә мондый чикләүләр юк. Йортны “икенчел базардан”, хәтта физик затлардан да сатып алырга мөмкин. Барысы да яхшы – тик бер “әднәкесе” бар: сатып алынасы фатир яки йорт мотлак Ерак Көнчыгышта урнашырга тиеш. Ә сатып алучының анда яшәве мәҗбүри түгел.
Беренче взнос торлакның 15 процентын тәшкил итә. Аның өчен “Ана капиталы”н һәм башка субсидияләрне кулланырга мөмкин.
Ташламалы кредит янә гражданнарның түбәндәге категорияләренә бирелә:
– 35 яшькә кадәрге ир һәм хатын (гаиләдә бала булуы соралмый);
– балигы булмаган баланы ялгыз тәрбияләүче аналарга һәм аталарга;
– “Ерак Көнчыгыш гектары” дәүләт программасында катнашучыларга;
– төбәккә эшкә урнаштыру программалары буенча күчеп утыручыларга.
Әлеге программа Ерак Көнчыгыш районнарының социаль-икътисади үсешен тәэмин итәр өчен Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә кертелде.
Фото: promdevelop.com