Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2022, 22:09

Эрдоган һәм Путин Сочида нишли?

Сочида Русия Президенты  Владимир Путинның Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән сөйләшүләре башланды.

Эрдоган һәм Путин Сочида нишли?
Эрдоган һәм Путин Сочида нишли?

– Узган ел бездә товар әйләнеше 57 процентка артты, ә быелның беренче айларында ул май аена кадәр ике тапкыр артты. Бездә эре проектлар бар. Барысы да “Аккую” атом электростанциясе төзелеше турында белә. Әмма башка юнәлешләр дә бар.

Күптән түгел “төрек агымы” дип аталган Европаны газ белән тәэмин итүче иң мөһим газүткәргечләрнең берсен тормышка ашырган идек. Ул безнең углеводородларны Европага җибәрүче барлык башка юнәлешләрдән аермалы буларак, яхшы эшли. Европа партнерлары Төркиягә газыбызның Европа базарына өзлексез транзитын тәэмин иткән өчен рәхмәтле булырга тиеш дип уйлыйм, –  диде Русия Президенты  Владимир Путин.

– Без Төркия-Русия мөнәсәбәтләрендә яңа сәхифә ачарбыз дип ышанам. Бу энергетикага да кагыла, аеруча, Кара диңгез аша “ашлык коридоры”на кагыла. Барлык бу мәсьәләләр – туризм, транспортка кагылышлы – бу өлкәләрдә адымнар ясалды, – дип чыгыш ясады Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган.

Сөйләшүләр дәвам итә.

 

Фото: Kremlin.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: