Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 август 2022, 00:33

“Гаилә ипотекасы” – нәрсә ул?

Русиядәге льготалы ипотека төрләре һәм аларны алу шартлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Чиратта – “Гаилә ипотекасы”!

“Гаилә ипотекасы” – нәрсә ул?
“Гаилә ипотекасы” – нәрсә ул?

Ташламалы ипотеканың әлеге төре белән 2018-2022 елларда балалары туган, яки инвалид балалары булган гаиләләр файдалана ала. Ипотекага тулы гаиләләр дә, ялгыз ата-аналар да дәгъва итәргә мөмкин. Шулай ук әлеге төр ипотекага фатирны хәтта торлагың булган килеш тә сатып алырга була.

“Гаилә ипотекасы”ның шартлары түбәндәгечә.

         Беренче взнос: 15 процент;

         Ипотека ставкасы: 6 проценттан башлана

         Кредит срогы: 30 елга кадәр;

         Ташламалы кредит суммасы: Мәскәүдә һәм Петербургта – 12 миллион сумга кадәр, Русиянең башка төбәкләрендә – 6 миллион сум.

“Гаилә ипотекасы” акчаларына сез бары тик яңа төзелгән фатир гына сатып алырга мөмкинсез. Шулай ук җир участогы булган яңа төзелгән авыл йорты да сатып алу хокукыгыз бар. Фатир мотлак төзүче оешманың үзеннән сатып алынырга, бу хакта ике арада рәсми килешү имзаланырга тиеш. Физик затлардан, хәтта алар яңа йорттан торлак сатып алып, анда теркәлергә өлгермәгән булсалар да, фатир  сатып алырга ярамый! Банк сезнең хезмәт стажыгызны һәм айлык эш хакыгыз күләмен тикшерәчәгенә дә әзер торыгыз. Әлеге кредит артыннан ДОМ.РФ дәүләт корпорациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. “Гаилә ипотекасы” программасы буенча эшләүче банкларның исемлеге Русиянең Финанс министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Әлеге проект Русия Президенты Владимир Путинның башлангычы белән башкарыла.

Фото:  neweconomy.krasnodar.ru

 

 

“Гаилә ипотекасы” – нәрсә ул?
“Гаилә ипотекасы” – нәрсә ул?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: