Төп хәрби-диңгез парадының төп өлеше башланыр алдыннан Президент “Русия Федерациясенең диңгез доктринасын раслау турында” гы Указга һәм “Русия Хәрби-Диңгез Флотының Корабель уставын раслау турында”гы Указга кул куйды. Документларны имзалау тантанасы Санкт-Петербургның Петропавловск крепосте дәүләт тарих музее бинасында узды.
Моннан тыш, элегрәк бу көнне Владимир Путин катерда Фин култыгы акваториясендә һәм Кронштадт рейдында хәрби корабларның парад линиясен йөреп чыкты,
– Монда иң мөһиме – Хәрби-Диңгез Флоты мөмкинлекләре. Ул безнең суверенитетны һәм ирекне саклый, илебез чикләрендә һәм Дөнья океанының теләсә кайсы районында стратегик бурычларны намус белән үти.
Яр, су асты, һава, судагы көчләр һәм чаралар һәркемгә яшен тизлегендә җавап бирергә сәләтле. Алар даими камилләшә. Без кораблар һәм суднолар төзелешен, Диңгез фәнни тикшеренүләр программасын дәвам итәчәкбез. Приморье төбәкләрендә зур уңай үзгәрешләр булачак. Һәм, әлбәттә, төп өстенлекләрнең берсе булып хәрби диңгезчеләр, кораблар төзүчеләр, диңгез һәм флот белән бәйле барлык тармак хезмәткәрләре гаиләләренең иминлеге тора, – дип чыгыш ясады Владимир Путин.
Фото: Kremlin.ru