Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2022, 12:09

“Путин ипотекасы” – нәрсә ул?

Зур ташламалар белән фатир сатып алу серләренә өйрәтәбез.

“Путин ипотекасы” – нәрсә ул?
“Путин ипотекасы” – нәрсә ул?

Социаль ипотеканың әлеге төре Русия Президенты тарафыннан 2020 елда коронавирус пандемиясе шартларында фатир сатып алуны киметмәү  һәм торлак төзүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан кертелгән иде. Шуңа күрә дә аны халыкта “Путин ипотекасы” дип атап йөртәләр. Баштагы мәлдә аны 5,5-6,5 процент ставкасы белән бирделәр, шуннан арткан сумманы банкларга дәүләт үзе кайтара иде. Санкцияләр кертелгәч, ставка 12 процентка кадәр күтәрелде. Хөкүмәтнең бу өлкәдәге эшчәнлеге аркасында, май аеннан 9 процентка кадәр төште. Санкт-Петербург икътисади форумында Владимир Путин министрлыкларга аны 7 процентка кадәр төшерү юлларын табарга кушты. Бүген банкларның күпчелеге яңа төзелгән йортлардан фатирларны 7 процент ипотека белән сата.

“Путин ипотекасы”ның шартлары түбәндәгечә.

         Беренче взнос: 15 процент;

         Кредит срогы: 30 елга кадәр;

         Ташламалы кредит суммасы: Мәскәүдә һәм Петербургта – 12 миллион сумга кадәр, Русиянең башка төбәкләрендә – 6 миллион сум.

Социаль ипотеканың әлеге төре белән файдаланганда, сезгә гомерегезне һәм сәламәтлегегезне страховкаларга һәм төзүче оешма белән килешү имзаларга тиешсез. Шулай ук банк хезмәт стажыгызны һәм айлык эш хакыгыз күләмен тикшерәчәк. Беренче взносны керткәндә, “Ана капиталы” акчаларын, дәүләт субсидияләрен файдаланырга да мөмкин.

“Путин ипотекасы” – нәрсә ул?
“Путин ипотекасы” – нәрсә ул?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: