+23 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль , 15:09

Үзәктә – атлар темасы

Баймакта үтүче “Башкорт аты” фестивальдә инде икенче көн халык һөнәрләре күргәзмәсе эшләп килә.

Үзәктә – атлар темасы
Үзәктә – атлар темасы

Күргәзмәнең төп темасы, аңлашылуынча, атлар белән бәйле. Республиканың төрле районнарыннан килгән осталар анда үз эшләрен тәкъдим итә.

Уфадан килгән Рафаэль Амантаев 20 ел Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбльдә биегән. Менә инде 20 ел ул пенсиядә. Үзе – Уфа кешесе, тик балачактан атларга тартыла. Рафаэль инде ике дистә ел дәвамында камчылар ясау белән шөгыльләнә. Ул башкорт, калмык, Дон казакларының һәм башка халыкларның камчыларын ясый. Аларны уртача 5 мең сумга сатып алалар.

Фәхретдиновлар гаиләсе Учалы районыннан килгән. Гаилә башлыгы ветеринария табибы булып эшли. Эшендә аңа хатыны Айгөл булыша. Алар Илтебан авылында яши. Барысы да буш вакытта атлар өчен кирәк-ярак ясау белән шөгыльләнә. Ассортиментта йөгән, камчы, камыт, дирбия кебек 20дән артык җиһаз бар.  Гаиләдә Орлов токымлы үз атлары да бар. Фәхретдиновлар, яхшы һәм тату гаиләнең нигезе – уртак эш, дип саный.

Сергей ЧУДАКОВ

Чыганак: “Баймак хәбәрҙәре”

https://bv02.info/news/obshchestvo/2022-07-30/na-festivale-bashkirskaya-loshad-vtoroy-den-rabotaet-vystavka-narodno-prikladnyh-promyslov-2892274

 

Үзәктә – атлар темасы
Үзәктә – атлар темасы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас в