Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2022, 10:58

Мәргән укчылар – Баймакта!

“Башкорт аты” республика фестивале кысаларында Баймак районында җәядән ату буенча “Мәргән укчы” төбәкара фестивале уза.

Мәргән укчылар – Баймакта!
Мәргән укчылар – Баймакта!

Быел анда Башкортстан, Калмыкия, Пермь крае, Әстерхан, Чиләбе, Омск өлкәләреннән, Екатеринбург һәм Мәскәүдән 100гә якын иң яхшы укчы катнаша.

“Мәргән укчы” – төрле милләт вәкилләрең тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын пропагандалауга һәм өйрәнүгә юнәлтелгән, халыкларны берләштерә торган масштаблы проект. Моннан тыш, “Мәргән укчы” хәрәкәте милли этник киемнәрне дә пропагандалый.

Фестиваль 2016 елдан бирле үткәрелә. Кыска гына вакыт эчендә ул республикада гына түгел, ә аннан читтә дә популярлык яулады. Төрле елларда анда Германия, Төркия, Литва, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Словакия кебек дәүләтләрдән, Русиянең Дагыстан һәм Башкортстан төбәкләреннән килгән иң яхшы спортчылар катнашты. Ярыш ике номинациядә үткәрелә.

Бу хакта "Баймакский вестник" гәзите яза.

bashhorsefest

Мәргән укчылар – Баймакта!
Мәргән укчылар – Баймакта!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: