“Башкорт маршруты” проектын Рушан Хәсәнов уйлап чыгарган. Ул бу хакта түбәндәгеләрне сөйләде:
– Дөньяда җәя ату буенча Корея, Венгрия һәм төрек маршрутлары киң билгеле. Мин үзем шундый җиде ярышта катнаштым. Шәхси тәҗрибәмнән чыгып, "Төньяк амурлары" башкорт маршрутын булдырдым. Калмык укчылары бүген аның катлаулылыгын билгеләп үтте һәм бераз гадиләштереп булмыймы, дип кызыксындылар. Әмма аның үзенчәлеге нәкъ менә башкару авырлыгында.
“Башкорт маршруты” стартында ук ике тапкыр атыла: беренчесе – алга һәм уңга, икенчесе – артка, өченчесен исә чапканда атарга һәм мишеньгә тидерергә кирәк.
– Бу маршрут, чыннан да, безнең укчылар өчен яңалык түгел. 1812 елгы Ватан сугышы вакытында башкорт җайдакларының күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итүе билгеле, алар җирдә яткан укларны да аттан иелеп алган. Ә без әлегә җиргә кадалган укны алырга тырышабыз, – дип билгеләде Рушан Хәсәнов.
Ул Әбҗәлил районында туган, Уфада яши. Атта чапкан килеш җәядән ату белән дүртенче ел шөгыльләнә. Уфада аның үз аты бар, анда ул көн саен күнегүләр үткәрә.
Хәтерегезгә төшерәбез: “Башкорт аты” республика фестивале кичә Баймак районының Граф күле ярында эшли башлады.
Чыганак: Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте; https://bv02.info/
bashhorsefest